Бәйге «Һәркемгә кадерле шагыйрь» (0+)

Китапханәдә татар халкының бөек шагыйре Г.Тукайга багышланган иҗади бәйге узда. Бәйге 3 номинациядән торды: “Нәфис сүз”, “Рәсем”, “Кул эшлэре”. Шәһәребезнең 40 балалар бакчасыннан 165 мәктәпкәчә яшьтәге балалар катнашты бәйгедә. Алар сәнгатьле итеп Тукай шигырьләрен укыды, сәхнәләштереп күрсәтте. Юсупова Имилия, Блехер София, Загидуллина Далиянең чыгышлары аеруча уңышлы дип табылды.

Шагыйребез әсәрләре буенча ясаган рәсемнәр, кул эшләре дә балаларның Тукайны яратуларын күрсәтте. Муллиева Лаураның “Тукай әкиятләре илендә” дип аталган кул эше күргәзмәбезнең бизәге булды.

«Һәркемгә кадерле шагыйрь» бәйгесе Г. Тукай иҗатын балаларга тагын да ныграк якынайткандыр дип өметләнәбез.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: