Компьютер артында өлкәннәр (18+)

2015 елдан бирле Шәһәр үзәк китапханәсендә өлкән буын кешеләре өчен компьютерга өйрәнү курслары эшләп килә. Өч елда 100 дән артык пенсионер компьютерда эшләргә өйрәнде.

Курсларны автоматлаштыру-компьтерлаштыру бүлеге хезмәткәрләре алып бара. Монда һәр кеше белән индивидуаль эш алып барыла. Группада 36 сәгатькә исәпләнгән курсларда 1,5 ай дәвамында атнага ике мәртәбә, якынча 8 кеше шөгыльләнә.

IMG_1547
IMG_1508
DSC00990
DSC00988

Бөтен вакытларын өйләрендә үткәрергә өйрәнгән өлкәннәр үз тормышларындагы әлеге яңалыкка шатланып туя алмыйлар. Үтә дә тәртипле, тыңлаучан укучылар дәресләргә вакытында киләләр, конспект язалар, аңламыйча калганнарын кабатлап сорыйлар. Бу курслар ярдәмендә хәзер өл­кәннәр, Интернет кебек замана мөмкинлекләреннән оста файдалана алалар. Алар бөтендөнья челтәре мөмкинлекләре, электрон почта, электрон дәүләт хезмәтләреннән файдаланырга, компьютерда текстлар язарга өйрәнделәр.

Бирегә җыелучыларның күпчелеге курслар башланганчы компьютерны кабыза-сүндерә дә белмәгәннәр, бүген компьютер программаларында иркенрәк эшли башладылар дисәк ялгыш булмас. Компьютер курслары өлкәннәр өчен үзенә күрә бер аралашу урыны да булды. Кирәкле һәм кызыклы бу курслар өлкәннәрнең күңеленә бик ошады. Алар үзләрен заман белән бергә атлаучы кешеләр итеп хис итәләр.

Яңа төркем сентябрь аенда укуларын башлаячак. Белешмәләр өчен телефон: 71-40-88.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: