«Туган ягым – Яр Чаллы» дип исемләнгән китап күргәзмәсе (6+)

10 август көнне, Шәһәр көнен бәйрәм итү кысаларында, Үзәк китапханә Г.Тукай яр буенда «Туган ягым – Яр Чаллы» дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырды. Ул Чаллы шәһәренең истәлекле вакыйгаларына багышланды.

IMG-20190812-WA0034
IMG-20190812-WA0035
IMG-20190812-WA0036
IMG-20190812-WA0037

Чарада шәһәр, гидростанция тарихы турындагы зур кыйммәткә ия булган китаплар белән танышырга, танылган фотографларның фотоальбомнарындагы шәһәр сурәтләрен күрергә, шәһәр белән үз язмышын бәйләгән, үзләренең тырыш хезмәте һәм акылы белән куелган максатларга ирешә алган шәхесләрнең тормыш юлы битләрен ачып укырга мөмкин булды.

Күргәзмәдә укучыларның игътибарын аеруча китап стеласы җәлеп итте. Ул ГЭС бистәсендә урнаштырылган скульптур композиция кебек үк гидроэлектростанция-гидротурбинаны хәтерләтте. Түбән Кама ГЭСының 40 еллыгы уңаеннан ясалган стела июль ахырында шәһәрнең иске өлешендә тантаналы рәвештә ачылды.

Чарабыз кунаклары булган әдәбият белән тулырак танышу өчен китапханәгә чакырылды.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: