«Күктә кояш мәңге шулай йөзәр» – Һади Такташ иҗаты буенча әдәби кичә

SDC1458927 нче гыйнварда шәһәребезнең 34 нче мәктәбендә 8А сыйныфы укучылары  өчен халык күңелендә мәңге урын алган олы шагыйребез Һади Такташ иҗаты буенча «Күктә кояш мәңге шулай йөзәр» дип аталган әдәби кичә узды. Кичәгә балалар алдан ук әзерләнделәр. Шагыйрьнең шигырьләрен ятлап  кына калмадылар, аларга анализ ясарга да өйрәнделәр.

Һади Такташның каршылыклар, аяныч-фаҗигаләр белән тулы тормыш юлы, үзе яшәгән кырыс дәвердән аерылгысыз булган. Бу турыда «Давыллы еллар җырчысы – Һади Такташ» исемле презентациядә сөйләнелде. Әдипнең иҗаты берничә чорга бүленеп, һәр чорга хас булган әсәрләре яңгырады. Сыркыды чоры, Пешлә чоры, Оренбург чоры, Ташкент чоры, Мәскәү чоры, Казан чоры…

1928 нче елда иҗат ителгән «Тәүфыйклы песи» шигыре рольләргә бүленеп укылды. Бу популяр юмористик шигырь хайваннар дөньясына мәхәббәт уята. Әлеге әкият-шигырьгә нигезләнгән опера да бар.

Кичә азагында шигырьгә анализ ясау конкурсы үткәрелде. Һади Такташның «Урман кызы», «Кояш күктә шулай мәңге йөзәр», «Әйдә, энем», «Ак чәчәкләр» дигән шигырьләре алынды. Конкурста Фатыйхов Шамиль җиңүче булды.

Поделиться: