«Цветик-семицветик» түгәрәгенең эш тәртибендә үзгәрешләр

Хөрмәтле укучыларыбыз!

Каникуллар башлану һәм китапханәнең  җәйге эш тәртибенә күчүе сәбәпле, шәһәр Үзәк китапханәсе сәнгать бүлегенең «Цветик-семицветик» иҗат түгәрәгендәге балалар өчен мастер-класслар атнага ике тапкыр – дүшәмбе һәм чәршәмбе көннәрендә 10.00 сәгатьтә үткәреләчәк.

20180628_103053
20180717_100712
20180712_110857
20180809_102645

Мастер-классларда балалар декоратив-гамәли һәм рәсем сәнгатенең төрле алымнары белән таныша. Дәресләр профессиональ рәссам, Татарстанның рәссамнар оешмасы әгъзасы Юлия Тимошенко җитәкчелеге астында уза.

«Цветик-семицветик» түгәрәгенә  8-917-271-27-47 телефоны аша язылырга мөмкин (сектор мөдире Наилә Баграмовна).

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: