Китапханәбез китапларында нәшрият тарихы (6+)

24 сентябрь көнне 11 нче санлы китапханәдә башлангыч сыйныф укучылары өчен, Татар китап нәшриятына нигез салынуга 100 ел тулу уңаеннан, татар телендә «Китапханәбез китапларында нәшрият тарихы» исемле экскурс үткәрелде.

IMG_20190924_102707
IMG_20190924_121402
IMG_20190924_114507

Юбилейга «Татар китап нәшрияты – балаларга» дип аталган китап күргәзмәсе әзерләнде. Күргәзмәдә китапханәбездә сакланган иң борынгы балалар китаплары, шулай ук Татар китап нәшриятында басылып чыккан матур, төсле китаплар тәкъдим ителде.

Алып баручы слайд-презентация ярдәмендә нәшриятның тарихы белән таныштырды һәм күргәзмәдәге китапларга күзәтү ясады. Татар халык әкиятләре җыентыклары балалар өчен аеруча кызыклы булды. Алар җанланып һәр китап буенча фикер алышты, бүгенге көндә басмаларның матур рәсемле һәм үзенә җәлеп итеп торуына игътибар итте. М.Җәлилнең «Моабит дәфтәрләре», Г.Тукайның «Шүрәле» уникаль китаплары да балалар күңеленә хуш килде. Укучылар нәшриятта шулай ук аудиокитаплар чыгарулары турында белде һәм «Калган эшкә кар ява» татар халык әкиятен тыңлады.

Чара азагында балалар Татар китап нәшриятында басылып чыккан китап буенча мультфильм карады.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: