«Чулман буендагы иң яхшы шәһәр» исемле тарихи манзара (18+)

22 август көнне шәһәребезнең 6 нчы санлы китапханәсендә шәһәр көненә багышланган «Чулман буендагы иң яхшы шәһәр» дип исемләнгән тарихи манзара узды. Кичәгә килгән кунакларга шәһәребез тарихын чагылдырган сирәк басмалар белән танышу мөмкинлеге туды.

Живая история
Это интересно
Лучший город на Каме
Мы челнинцы

Очрашуга КАМАЗ заводлары төзелешен башлап җибәрүчеләр – өлкән буын кешеләре дә килгән иде.  Гадалина Людмила Романовна, Кирякова Людмила Ефимовна үзләренең хезмәттә курсәткән батырлыкларын искә алдылар. «КамАЗ-50» стенды янында КамАЗ автомобиленең база модельләренә күзәтү ясалды.

Китапханә хезмәткәрләре «Чаллы шәһәре нәрсә белән танылган?» дигән презентация әзерләгән иде. Презентациядә күрсәтелгән 20 нче елларда Идел буенда булган ачлык турындагы документаль кадрлар барлык катнашучыларны да тетрәндерде.

Чара барышында шигырьләр, җырлар күп яңгырады, кичә шәһәребез гимны белән тәмамланды.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: