Пушкин иҗаты буенча викторина (18+)

Бөек рус язучысы А.С.Пушкинның юбилее уңаеннан, шәһәр Үзәк китапханәсе хезмәткәрләре «Ветеран» пансионатында ял итүчеләр өчен «Исполин русского духа» исемле викторина үткәрде.

28 июнь көнне узган чираттагы очрашу вакытында, «Дөнья шигырьләр белән сугарылган» программасы кысаларында, катнашучылар Александр Сергеевич Пушкинның иҗаты турында сөйләште, аның һәр кеше тормышында тоткан әһәмиятле урыны хакында фикерләште. Ветераннар викторина сорауларын зур кызыксыну белән кабул итте, хәтер һәм эрудицияләрен эшкә җикте, дөрес җавапларга куанды. Алар тарихи вакыйгаларны искә төшерде, Пушкинның тормыш юлыннан кызыклы мизгелләр белән танышты. Кемдер, мәсәлән, булачак язучының лицейда укыганда ни өчен «француз» кушаматы булуы турында, ә математиканы яратмавы хакында беренче тапкыр ишетте. Ветераннар А.С.Пушкинның әсәрләрен күңелләрендә яңартты, шигырьләрен таныды, язучының поэма, повесть һәм әкиятләре әдәби геройларын атады. Әлеге викторина катнашучыларга яхшы кәеф һәм уңай тәэсирләр бүләк итте.

Поделиться: