12нче санлы татар китапханәсе «Татар өчен җан атар Исхакый» дигән темага интеллектуаль уен үткәрде (16+)

2
3

22 нче мартта 12 нче санлы татар китапханәсе татар әдәбияты классигы, драматург, сәясәтче, җәмәгать эшлеклесе Гаяз Исхакыйның тууына 140 ел тулу уңаеннан югары сыйныф укучылары өчен «Татар өчен җан атар Исхакый» дигән темага интеллектуаль уен үткәрде. Укучылар өч командага бүленеп ярыштылар. Гаяз Исхакыйның тормыш юлын һәм иҗатын искә төшереп, викторина сорауларына җавап бирделәр, язучының китаплары белән таныштылар.

Кичә ахырында актив катнашкан укучыларга Гаяз Исхакый сурәтләнгән календарьләр бүләк итеп бирелде.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: