«Бервакыт җәй көнне…» Уен программасы (6+)

14–20 июнь көннәрендә 10 нчы санлы китапханәдә мәктәп яны лагере балалары өчен «Бервакыт җәй көнне…» исемле уен программасы узды.

10ф. Вот она карта путешествия!
10ф. Давайте подумаем!
10ф. Игротека
10ф. Приглашаем в путешествие в лето…
10ф. Станция лПословицыно¬

Җәй – табигатьнең иң матур чорыдыр ул, анда уен-көлке, елмаюлы карашлар һәм яхшы кәеф хакимлек итә. Без дә яшь китап сөюче дусларыбызны җәйгә мавыктыргыч сәяхәткә чакырдык. Алар «Табышмаклар», «Мәкальләр», «Җыючы», «Әкият» һәм «Уеннар» станцияләрендә тукталыш ясады.

Сәяхәт барышында балалар табышмаклар чиште, сүзләр төзеде, мәкаль һәм әкиятләрне искә төшерде. «Уеннар» станциясендә алар бик зур кызыксыну белән җитезлектә һәм осталыкта көч сынашты.

Берсеннән-берсе күңелле бәйгеләр, табышмаклар һәм кызыклы уеннар белән тулы бер сәгатьлек программа балаларның берсен дә битараф калдырмады.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: