Һәр һөнәрнең үз даны бар (6+)
14 нче гыйнвар көнне 17 нче балалар китапханәсендә «Һәр һөнәрнең үз даны бар» дип исемләнгән уен программасы узды. Чара барышында китапханәчеләр укучыларны һөнәрләр дөньясы белән таныштырдылар, кеше тормышында хезмәт эшчәнлегенең әһәмиятен күрсәттеләр. Китап сөючеләр шулай ук Иске Россия урамнарындагы һөнәр вәкилләре белән дә таныштылар. Урам себерүче, итекче, труба чистартучы һөнәрләре турында балалар кызыклы мәгълүматлар алдылар. Укучылар бик теләп табышмакларга җаваплар бирделәр, «Яраткан китап геройлар һөнәрләре», «Һөнәрне тап» дигән викторина сорауларына җавап бирделәр. Балаларга «Могҗиза-капчык» уены, «Мәкальләрдә нинди һөнәрләр турында сүз бара?» уены, «Һөнәрләр аукционы» бәйгесе бик ошады. Укучылар «Һөнәрләр калейдоскобы» дип аталган китап күргәзмәсе белән таныштылар, шагыйрьләрнең төрле һөнәрләр турындагы шигырьләрен тыңладылар. Чара ахырында балалар үзләренең тәэсирләре белән уртаклаштылар һәм кем булырга хыялланулары турында сөйләделәр, «Кем булырга» дигән мультфильм карадылар. |