«Балачак иле командоры» А.П.Гайдар иҗаты буенча сәнгатьле укулар (6+)

Балаларның яраткан язучысы һәм публицист А.П.Гайдарның тууына 115 ел тулу уңаеннан, 30 гыйнварда 13 нче санлы китапханәдә «Балачак иле командоры» исемле сәнгатьле укулар узды.

13 ф. Громкие чтения
13 ф. Громкие чтения (7)
13 ф. Громкие чтения (4)
13 ф. Громкие чтения (6)
13 ф. Громкие чтения (5)
13 ф. Громкие чтения (3)
13 ф. Громкие чтения (1)

Китапханә хезмәткәрләре укучыларны язучының иҗаты һәм повестьлар язуының кызыклы фактлары белән таныштырды. Ә балалар Аркадий Гайдар хикәяләрен сәнгатьле итеп укыды. Бигрәк тә «Тимур һәм аның командасы» повестен рольләргә бүлеп уку ошады аларга.

«Школа», «Голубая чаша», «Поход» хикәяләрен укыганнан соң, укучылар китапханәче белән берлектә укыганнары буенча әңгәмә корды, геройларның кылган гамәлләре турында фикер алышты. Авторның әсәрләрен укып, укучылар һәрвакыт хезмәт сөючән, гадел булырга һәм бер-береңә ярдәм итәргә кирәк, дигән нәтиҗә ясады. Балалар үзләре кылган яхшылыклар турында да сөйләде.

Әлеге чарада Гайдарның кызыклы әсәрләрен уку яшь укучылар өчен бер бәйрәм булды, дисәк тә ялгыш булмас.

 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: