«Бажов әкиятләренә сәяхәт» («Бажовских сказок дивные места») әдәби сәгате (6+)

Литературный час «Бажовских сказок дивные места» (2)
Литературный час «Бажовских сказок дивные места» (1)

 

«Бажов әкиятләренә сәяхәт» («Бажовских сказок дивные места») әдәби сәгате яшь чаллылыларны танылган язучы һәм фольклорчы П.П.Бажов иҗат иткән урал әкиятләренең тылсымлы дөньясына алып кереп китте.   «Бажов хикәятләре патшалыгы»,  («Царство сказов Бажова») исемле китап күргәзмәсен караганнан соң, балалар «Урал могҗизачысы» («Земли уральской чудотворец») дип аталган викторинада катнашты. Укучылар үзләре яратып укыган хикәятләре буенча викторина сорауларына актив рәвештә җавап бирде. Шулай ук, әлеге чарада балалар әкият һәм хикәятнең аермасы турында мәгълүмат алды, китаплар карады, укыган хикәятләреннән алган тәэсирләре белән уртаклашты һәм «Голубая змейка» әкиятеннән өзекне рольләргә бүлеп укыды. Китап турында фикер алышканнан соң, балаларга язучының әкияте буенча төшерелгән «Горный мастер» исемле мультипликацион фильм күрсәтелде.

 

 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: