Ф. Яруллин һәм Г.Сәгыйров иҗатлары буенча телдән журнал (0+)

24 сентябрьдә «Мирас» клубы кысаларында 12 нче санлы китапханә Мулланур Вахитов исемендәге 2 нче гимназиядә башлангыч сыйныф укучылар өчен Фәнис Яруллин һәм Гакыйль Сәгыйров иҗатлары буенча «Көчле рухлылар» дип аталган чара уздырды.

2
1 (2)

Кичә барышында китапханәче укучыларны әдипләрнең тормыш һәм иҗат юллары, катлаулы язмышлары белән таныштырды. Укучылар шагыйрьләрнең шигырьләрен укып үтте, язучыларның китапларыннан төзелгән «Язмышларга буйсынмас җаннар» дип исемләнгән китап күргәзмәсе белән танышты. Әдәби чара язучыларның тормышын яктырткан электрон презентация белән үрелеп барды. Укучылар мөмкинлекләре чикле булып та талантлары чиксез булган шәхесләр, татар язучылары Ф.Яруллин һәм Г. Сәгыйровларны бәйли торган уртак сыйфатларны барлады.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: