«Табигать белән янәшә» Экологик турнир (6+)

3–14 июнь көннәрендә мәктәп яны лагере балалары өчен Үзәк балалар китапханәсендә «Табигать белән янәшә» исемле экологик турнир узды. Әлеге чараларның төп максаты – озын җәйге каникуллар башланган чорда балаларга хайваннар дөньясының бик нәфис һәм нәзберек булуы, бөҗәкләр, урман җәнлекләре, кошлары белән очрашканда, бу хакта истә тотарга кирәклеге турында тагын бер кат төшендерү.

эко турнир (2)
эко турнир (3)
эко турнир (4)
эко турнир (5)
эко турнир

Турнирда катнашу өчен, балалар ике командага бүленеп, уенның кагыйдәләре белән танышты. Командаларга  ватманда шахмат тактасындагы сыман урнаштырылган сорауларның координаталарын чиратлашып атарга кирәк булды. Кайсы тема буенча билге чыгуына карап, катнашучылар тере һәм тере булмаган табигать, үсемлекләр дөньясы һәм экология турында сорауларга җавап бирде. Аңлаешлырак булсын өчен, кайбер җаваплар экранда фотоиллюстрацияләр белән тулыландырылды: «Кызыл китап»ка кертелгән юкка чыккан хайваннар, безнең урманнарда үсүче агулы үсемлекләр һәм башкалар. «Кикиморадан сораулар» сәхифәсе сорауларына җавап бирү балаларга аеруча ошады. Кикимора сазлыктагы тормышка кагылышлы сораулар бирде һәм яшь сәяхәтчеләргә кыен хәлләргә юлыкмаска ярдәм итүче урманда һәм сазлы урыннарда үз-үзеңне дөрес тотуның гап-гади кагыйдәләрен аңлатты. Жюри нәтиҗәләр чыгарганнан соң, экологик турнирда җиңүче командага диплом тапшырылды.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: