«Дустанә Интернет» мәгълүмат сәгате (6+)

12 февраль көнне Куркынычсыз Рунет атналыгы кысаларында 17 нче санлы китапханәдә  «Дустанә Интернет» мәгълүмат сәгате узды.

IMG-20190212-WA0006
IMG-20190212-WA0011
IMG-20190212-WA0013

Чара барышында китапханәче виртуаль дөньяда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре белән таныштырды, әлеге бәйрәмнең килеп чыгу тарихы турында сөйләде.

«Уйлап тап», «Кем күбрәк?» кебек уеннары ярдәмендә балалар интернетны дөрес һәм куркынычсыз куллану буенча белемнәрен ныгытты. «Балалар Пәрәвездә» уенында катнашып, сорауларга җавап бирделәр, шуның белән компьютерны ни дәрәҗәдә яхшы белүләрен ачыкладылар. «Интернет челтәрендә балаларның куркынычсызлыгы» презентациясен һәм «Хәтәр танышу» видеоязмасын карап, катнашучылар «Үзеңне үзең сакла!» темасына гәпләште.

Чара «Сезнең өчен Интернет нәрсә ул?» исемле кыска сорауларга җавап бирү белән тәмамланды.

 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: