Көзге патшалык (0+)

4 нче октябрь көнне 17 нче китапханәдә елның иң матур чоры көзгә багышланган бәйрәм кичәсе узды, анда 64 нче балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр чакырылды.

IMG-20181004-WA0032
DSCF5762
DSCF5783
DSCF5755
DSCF5775

Чара «Игелекле тылсымчы» дигән матур презентация белән башланып китте. Алып баручылар көзге табигать күренешләре, аның бүләкләре турында сөйләделәр.

Бәйрәмгә Көз патшабикәсе дә килгән иде. Ул балаларга көзге чорның матурлыгы сурәтләнгән шигырь укыды, аның сынамышлары турында сөйләде. Кечкенәләр рәхәтләнеп яшелчәләр турында табышмаклар чиштеләр, «Шишкобол», «Риза түгел – риза» уеннарында, «Көзге көн» аукционында  теләп катнаштылар. Балаларга бигрәк тә «Көзге яфраклар» уены ошады. Алар Көз  патшабикәсе күрсәткән агач яфракларын  дөрес танып җавап бирделәр.

Чара ахырында балалар бергәләп «Көз җитте» җырын җырладылар (С. Насауленко сүзләре һәм көе).

 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: