Яшьләр театр-студияләре артистлары белән әңгәмә-диспут (12+)
12 февральдә шәһәр Үзәк китапханәсенең балалар һәм яшүсмерләр бүлеге өлкән сыйныф укучылары өчен «Театр ул – тормыш» дип исемләнгән әңгәмә-диспут уздырды. Очрашуга кунак булып Яр Чаллы шәһәренең «Парадокс» һәм «Ключ» яшьләр театрлары вәкилләре килде. Чара Россиядә Театр елына багышланган театр атналыгы кысаларында уздырылды. Очрашу башында катнашучылар игътибарына Яр Чаллы шәһәре театрлары турындагы презентация тәкъдим ителде. Аннан соң алып баручы кунакларга сүз бирде. «Парадокс» театры режиссеры Руслан Герасимов һәм «Ключ» театрының әйдәп баручы актеры Влас Максимов укучыларга сәхнә сәнгате, ни өчен әлеге һөнәрне сайлаулары һәм шушы өлкәдә эшли башлаулары, үзләренең театрлары, кызыклы һәм матур спектакльләрнең барлыкка килү серләре турында сөйләделәр. Балалар театр вәкилләрен кызыксынып тыңлап утырды, артистларның иҗади тормышы һәм киләчәккә планнары турында сораулар яудырды. Чара ахырында Влас Максимов фокуслар күрсәтеп, барысын да шаккатырды. Анда тамашачылар да бик актив катнашты.
|