«Онытырга хакыбыз юк» Хәтер һәм кайгы көне (6+)

21 июнь көнне 5 нче санлы китапханә хезмәткәрләре «Әкият-Сказка» мәктәп яны лагере балалары өчен Хәтер һәм кайгы көненә багышланган «Онытырга хакыбыз юк» исемле хәтер көне чарасы уздырды.

IMG_8223
IMG_8219
IMG_8205
IMG_8222
IMG_8210
IMG_8207

Балаларга Россиянең бик күп шәһәр-авылларында инде менә ничә еллар һәлак булган ватандашлар истәлегенә уздырылучы «22 июньнең хәтер шәме – тәрәз төбемдә шәм» акциясе турында сөйләделәр.  Шул заман вакыйгаларының кинохроника кадрлары һәм Бөек Ватан сугышы башлану турында хәбәр иткән Левитан тавышы катнашучыларның берсен дә битараф калдырмады. Тәкъдим ителгән «Герой шәһәрләр»  слайд-презентациясе балаларга халыкның фашист басып алучыларына каршы каһарманнарча көрәшен күзалларга ярдәм итте. Минск, Киев, Одесса, Смоленск, Тула, Мәскәү, Севастополь, Ленинград, Мурманск, Сталинград, Новороссийск, Керчь шәһәрләре – дошман каршында кодрәтле киртә булып басып тора. Алып баручы балаларны 1941–1945 нче елгы Бөек Ватан сугышы геройлары хөрмәтенә илебезнең төрле почмакларында куелган һәйкәлләр белән таныштырды. Еллар уза, сугыш чоры авырлыклары артта кала бара, герой шәһәрләр дә үзгәргәннән-үзгәрә. Җимерекләр урынына заманча, уңайлы кварталлар төзелә, яңа бакчалар үсеп чыга, парклар барлыкка килә. Әмма көрәшеп алган дан-хөрмәт сүнми. Ул геройларның исемен мәңгеләштергән обелиск һәм стеллаларның мәрмәр ташында һәм бронзасында, урам һәм мәйданчыклар атамасында яши һәм эстафета булып буыннан-буынга күчә бара.

Чара азагында балалар, укытучы-тәрбиячеләр, әйдәүчеләр – барысы бергә флешмобта катнашып, җирдә тынычлык хакына «Солнечный круг» җырын башкарды.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: