«Заманча эшче һөнәрләр» мәгълүмат көне (12+)

Шәһәр Үзәк китапханәсенең Татар әдәбияты һәм туган якны өйрәнү бүлеге 17 гыйнвар көнне Комсомол районы мәктәпләренең 8 нче сыйныф укучылары өчен «Заманча эшче һөнәрләр» мәгълүмат көнен оештырды. Әлеге чара шәһәрнең уку йортларын алга кую һәм Чаллы оешмаларында кирәкле

булган эшче һөнәрләрне популярлаштыру максатыннан үткәрелде.

Чараны Татар әдәбияты һәм туган якны өйрәнү бүлеге хезмәткәрләре республикабыздагы уку йортларына багышланган китапларга күзәтү ясау белән башлап җибәрде.

Кичәгә республиканың иң алдынгы вузларының берсе булган В.Г.Тимирясов исемендәге Казан инновацион университетының Яр Чаллыдагы филиалы белгечләре чакырылды.

Алар, тыңлаучыларга аңлаешлы итеп, бу уку йортында студентның нинди һөнәрләр үзләштерә алуы турында сөйләде һәм вузга керү кагыйдәләре белән таныштырды.

Чара барышында Казан инновацион университетында белем алучы егетләр һәм кызлар бик кызыклы итеп студент тормышы турында сөйләде. Ә «Бары тик Без генә» («Только Мы») вокал-хореография студиясе үз мисалында хәзерге заман студентлары яхшы уку белән бергә үзләренең күпкырлы талантларын да ача алуын күрсәтте. Бу хакта укучыларга күрсәтелгән кызыклы видеоязма да шуны раслый.

Ял итү вакытында укучылар блиц-викторинада катнашты. Алар аерым бер һөнәр яки һөнәр вәкиленә караган сорауларга җавап бирде. Ә төгәл һәм дөрес җаваплар өчен укучыларга истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Бу чара укучыларга һөнәри яктан үзбилгеләнеш табарга ярдәм итте. Шулай ук, алар әлеге чарада киләчәктә башлангыч юлны дөрес сайларга мөмкинлек бирүче мөһим һәм кыйммәтле мәгълүмат алдылар, дип ышанып әйтергә була.

Поделиться: