Китапханәләрдә Россия Дәүләт флагы көне (6+)

22 август көнне 17.00 сәгатьтә Шәһәр үзәк китапханәсе каршындагы мәйданчыкта Россиянең дәүләт флагы көненә багышланган әдәби бәйрәм узачак.

Бәйрәм программасында язучылар һәм шагыйрьләр, «Ләйсән» әдәби иҗат берләшмәсе әгъзалары, артистлар, җырчылар һәм иҗат коллективлары катнаша.

Биредә килгән кунаклар өчен мастер-класслар, конкурслар, викториналар оештырыла. Шулай ук бәйрәмне тамаша кылучылар өчен дә «ирекле микрофон» куелачак: теләгән һәркем үзе язган яки яраткан шигырьләрен яңгырата алачак

Поделиться: