«Ә мин хәзер – китап укучы!» мәктәпкәчә яшьтәге балалар көне (0+)

17 гыйнвар көнне 14 нче санлы китапханәдә традицион рәвештә «Ә мин хәзер – китап укучы!» («А я теперь – читатель!») дип исемләнгән мәктәпкәчә яшьтәге балалар көне уздырылды.

IMG_20190117_120217
IMG_20190117_115809
IMG_20190117_114249
IMG_20190116_094232_HDR
IMG_20190117_114130
IMG_20190116_101559_HDR
IMG_20190116_094927_HDR
IMG_20190116_101442_HDR
IMG_20190116_100304_HDR

Бу көнне китаплар янына кунакка 10, 12, 73 нче санлы балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр килде. Балалар китап һәм китапханә турында күп кенә кызыклы мәгълүмат алды, шулай ук фольклор бәйрәмендә катнашты.

Дөньяда шундый әйберләр бар – аларга мода, заман төшенчәләре кагылмый. Мәсәлән, русларда киез итекләр, «катанка», «чёсанка» – алыштыргысыз кышкы аяк киемнәре. Фольклор бәйрәмендә менә шулар турында сүз барды да инде. Китапханә хезмәткәрләре киез итекләрнең каян һәм ничек барлыкка килү тарихы, россиялеләрнең кышын яратып киелә торган аяк киеме ничек ясалуы, Рус дәүләтендә итек гади тормышында нинди роль уйнавы һәм аның сәламәтлек өчен файдалы үзлекләре турында сөйләде. Ә иң кызыксындырган сорау: ни өчен бу аяк киемен киез итек («валенок») дип атаганнар?

Хәзерге заман шартларында киез итекләр ничек җитештерелүе, аларның тышкы бизәлеше турында видеоязмаларны балалар кызыксынып карады. Чара барышында киез итекләр турында табышмак һәм мәкаль-әйтемнәрне искә төшерделәр, танылган җырчы Лидия Русланова башкаруындагы «Валенки» рус халык җырының видеосын карадылар. Укучылар «Киез итекне буя» бәйгесендә катнашты һәм М.Пришвинның «Дедушкин валенок» хикәясен йотлыгып тыңлады.

Бәйрәмнең урамда дәвам итүе чараны тагын да ямьләндерде. Андагы уен-көлке, күңелле уеннар, бигрәк тә киез итекле ярышлар барысына да ошады. Бу көнне китапханәнең 126 яңа нәни дусты барлыкка килде.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: