«Чәчәк ыгы-зыгысы» исемле уен программасы (6+)

6 июль көнне 10 нчы санлы китапханәдә «Әкият дөньясы» җәйге мәктәп яны лагере балалары өчен «Чәчәк ыгы-зыгысы» исемле уен программасы узды. Ул ел саен 21 июньдә билгеләп үтелүче Халыкара чәчәк көненә багышланды.

10ф. конкурс-эстафета лЦветочное вдохновение¬
10ф. конкурс лЦветочный филворд¬
10ф. конкурс лСобери букет¬
10ф. Игровая программа лЦветочный переполох¬

Чараны алып баручы китапханәнең яшь кунакларына Җир йөзендә чәчәкләр барлыкка килү тарихы турында сөйләде һәм балаларны чәчәкләр дөньясына сәяхәткә чакырды.

Җиде таҗлы тылсымлы чәчәк ярдәмендә балалар үзләрен күпләгән «чәчәкле» бәйгеләр һәм викториналар арасында итеп хис итә алды. Таҗ артыннан таҗны өзеп, алар төрле серле аланнар буенча сәяхәт итте. Ә  анда балаларны берсеннән-берсе кызыклы биремнәр көтеп торды.

«Әкияти чәчәкләр» викторинасының катлаулы сорауларыннан берсе дә югалып калмады, ә «Чәчәк табышмаклары»н чишә белүләре белән шаккатырдылар хәтта.

Балалар «Чәчкәләрдән илһам» бәйге-эстафетасында да бик теләп катнашты. Анда нокталарны тоташтырып, рәсемдә кем сурәтләнгәнен күрделәр.

Шуннан соң балаларны «Чәчәкле филворд», «Чәчәк җыючы», «Дөресме бу? кебек уеннарда җитезлеккә, тизлеккә һәм тапкырлыкка җиңел булмаган сынаулар көтте.

«Гөлләмә җый» бәйгесе балаларга аеруча ошады. Анда төрле командалардан ике катнашучыга уртасында чәчәкле сузылган лентаны таякка урарга тәкъдим ителде. Кем тизрәк урады – ул чәчәкне алды! Үз гөлләмәсенә иң күп чәчәк җыйган команда җиңүче булып танылды.

Барысына да бик күңелле булды! Сәяхәт татлы призлар өләшү белән тәмамланды

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: