«Интернет челтәрендә сине ниләр көтә?» Мәгълүмати куркынычсызлык сәгате (12+)

5 февральдә Куркынычсыз Рунет атналыгы кысаларында 10 нчы санлы китапханә мәктәп укучыларын «Интернет челтәрендә сине ниләр көтә?» исемле мәгълүмати куркынычсызлык сәгатенә чакырды.

10ф. Участники мероприятия
10ф. Проходим тестирование (1)
10ф. Что такое интернет-зависимость

Дөньякүләм интернет челтәре күп кенә балалар һәм яшүсмерләрнең дә тормышын биләп алды, аның әһәмияте көннән-көн арта бара. Интернет – ачыш ясау, иҗат итү һәм аралашу чыганагы, ул бертуктаусыз үсештә. Интернетның челтәренең уңай аспектлары белән бергә яшь кулланучылар өчен куркыныч тудыручы яклары да бар.

Китапханә хезмәткәрләре балалар белән хәзерге көндә актуаль мәсьәләләрнең берсе – интернетка бәйлелек турында әңгәмә корды. Интернетка бәйлелекнең төп төрләре, стадияләре һәм билгеләре, шулай ук аннан саклану чаралары турында мәгълүмат бирелде.

Чара барышында укучылар әлеге проблема турында яшьтәшләре төшергән «Исцеление», «Опасные сети» социаль роликлары белән бергә, «Ералаш» балалар киножурналының «Крайняя мера» һәм «Как стать знаменитым» сюжетларын карады.

Укучылар ярдәм сорап мөрәҗәгать итәргә мөмкин булган түләүсез ышаныч телефоны һәм «Онлайн Россия балалары» сайты турында белде. Анда сезне тыңларлар, килеп чыккан хәлне тикшерерләр, компьютердагы җитешсезлекләрне бетерергә ярдәм итәрләр, интернет белән бәйле мәсьәләләрне ничек дөрес итеп чишәргә икәнлеген аңлатырлар.

Чара ахырында балалар «Мин интернетка бәйлеме?» тесты сорауларына җавап биреп, үзләре өчен мөһим нәтиҗәләр ясагандыр дип ышанып калабыз.

 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: