«Көз – моңлы күз» викторинасы (18+)

10 сентябрь көнне 1 нче санлы китапханә хезмәткәрләре «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендәге укучылары өчен «Көз – моңлы күз» дип аталган викторина үткәрде.

Катнашучылар көз айлары турындагы сорауларга җавап бирде, көз байлыклары турындагы мәкаль һәм табышмакларны искә төшерде. Иң кыюларга «Көзге фантлар» уенында «яфрак» карточкасындагы биремнәрне үтәргә тәкъдим ителде. Көзге матурлык белән илһамланган өлкәннәр исә яшьлекләрендәге җырларны җырлады һәм танылган шагыйрьләрнең шигырьләрен укыды.

Чара азагында «Сокландыргыч көз» китап күргәзмәсенә күзәтү ясалды.

Поделиться: