Шагыйрь Мансур Сафинның юбилеена багышланган әдәби кичә (16+)

14 май көнне 15.00 сәгатьтә шәһәр Үзәк китапханәсендә шагыйрь Мансур Сафинның 70 яшьлек юбилеена багышланган «Мгновенья вечности – Мәңгелек мизгелләре»  исемле әдәби-музыкаль кичә узачак.

М. Сафин – туган якны өйрәнүче, тәрҗемәче, Россия Язучылар һәм Татарстан Язучылар берлекләре әгъзасы. Ул – үзенең әсәрләрен, җырларын, очеркларын Яр Чаллы шәһәренә һәм КАМАЗга багышлаган гаҗәеп язмышлы иҗат кешесе.

Сезне кичәдә көтеп калабыз, керү ирекле.

Белешмәләр өчен телефон: 70-12-52.

Поделиться: