Шагыйрь Нияз Акмал истәлегенә багышланган әдәби-музыкаль кичә (16+)

30 октябрь көнне 14:00 сәгатьтә шәһәр Үзәк китапханәсендә шагыйрь һәм язучы Нияз Акмал истәлегенә багышланган әдәби-музыкаль кичә узачак.

Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы Нияз Акмал әдәбиятта үз сүзе, үз йөзе булган шагыйрь һәм прозаик буларак танылды. «Учак», «Үз урамым», «Тәнзиләкәй-гөлкәй», «Күзләремнең төсе үзгәрмәде» һәм башка китаплары белән меңнәрчә әдәбият сөючеләрнең мәхәббәтен яулады ул.

Н.Акмал – шулай ук күпсанлы публицистик мәкаләләр, очерклар, фельетоннар авторы да.

Чарада шагыйрьнең якташлары һәм курсташлары белән очрашу көтелә. Илгиз Закиров, Нияз Хәмәтшин, Айдар Тимербаев һәм кичәнең башка кунаклары шагыйрь сүзләренә иҗат ителгән җырларны башкарачак.

Белешмәләр өчен телефон: 70-02-26. Керү ирекле.

Поделиться: