«Шул упкынга егылганнар күпме икән…» Ачыктан-ачык сөйләшү сәгате (12+)

24 сентябрьдә 10 нчы санлы китапханә хезмәткәрләре «Шул упкынга егылганнар күпме икән…» исемле ачыктан-ачык сөйләшү сәгате уздырды.

10ф. Участники мероприятия
10ф. Книжная выставка
10ф.Час откровенного разговора лУж, сколько их упало в эту бездну¬

Яшүсмерлек чорында наркотик матдәне бер генә тапкыр татып карап та, аңа бәйлелек барлыкка килергә мөмкин. Андый бәладән ничек саклап калырга соң? Чараны уздыруның төп максаты да яшүсмерләргә дөньяның наркотикларсыз да бик матур һәм кызыклы икәнен күрсәтү булды.

Чара башында китапханәчеләр урта сыйныф укучыларына наркоманлыкның нинди куркыныч тудырырга сәләтле булуы һәм наркотик матдәләрне кулланудан килеп чыгарга мөмкин нәтиҗәләр турында сөйләде. Алга таба сүз яшүсмер наркоманнар, сәламәт тормыш рәвеше турында барды һәм ахырда барысы да наркотикларга «юк» дип әйтә белергә һәм сәламәт, бәхетле киләчәкне сайларга кирәк дигән нәтиҗәгә килде.

Чараны тәмамлап, балалар «Син ымсындыруларга каршы тора аласыңмы?» тестының сорауларына бик теәп җавап бирде, ә китапханә хезмәткәрләре укучыларны сәламәт тормыш рәвеше алып барырга, упкынга илтүче азгынлыкларга бирешмәскә өндәде.

Чарага «Үзеңне явызлыктан сакла» дигән китап күргәзмәсе әзерләнгән иде.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: