«Үткәннәр турында истәлек» («Память о прошлом») батырлык сәгате (12+)

25 гыйнварда 3 нче санлы китапханә Ленинград блокадасы өзелүгә 75 ел тулу уңаеннан, урта яшьтәге мәктәп балалары өчен батырлык сәгате уздырды.

Алып баручы укучыларга сугышның иң дәһшәтле вакыйгаларынңы берсе, Ленинград блокадасы һәм аны өзү, шәһәр хвлкының, шул исәптән балаларның да  батырларча көрәше хакында сөйләде. Әйе, аларның балачагы булмады, олылар белән беррәттән яшәү өчен көрәштеләр. Чарада балалар блокада вакытында бөтен туганнарын югалткан унбер яшьлек Таня Савичева исемле кыз турында сөйләгәнне бигрәк тә кызыксынып тыңлады. Бала кулы белән язылган тугыз битлек көндәлек дөньяга бер ленинград гаиләсе трагедиясе турында бәян итә.

 Укучылар уратып алынган шәһәрдә кешеләр укуларын, эшләүләрен дәвам итүе, аларны шагыйрьләр һәм язучылар рухи яктан көч биреп торуы турында белде.

Китапханәче укучыларга В. Воскобойниковның шушы трагедия сурәтләнгән «Тугыз йөз каһарманлык көне» («Девятьсот дней мужества») хикәясен укыды.

Чара электрон презентация белән үрелеп барды һәм викторина белән тәмамланды.

Поделиться: