«Раштуаның тылсымлы мизгелләре…» исемле кызыклы хәбәрләр сәгате (12+)

17 гыйнварда 6 нчы санлы китапханә хезмәткәрләре урта сыйныф укучылары өчен «Раштуаның тылсымлы мизгелләре…» исемле кызыклы хәбәрләр сәгате уздырды.

Рассказ ведущего
Новогодний калейдоскоп
Викторина Весёлое Рождество

Балаларга Җир йөзендә Раштуа бәйрәменең барлыкка килүе турында матур, серле әкият укылды. Укучылар рус дәүләтендә һәм башка илләрдә Раштуаның ничек бәйрәм ителүе, аның белән бәйле гореф-гадәт һәм йолалары турында мәгълүмат алды. Кыйсса «Раштуа йолдызы яктысы» дип аталган электрон презентация белән үрелеп барды.

Шулай ук балалар әлеге чарада С.Черный, Г.Злобин, П.Морозов кебек рус шагыйрьләренең шигырьләрен укыды, викторинада катнашты. Ә менә Н.В.Гогольнең «Раштуа алды төне», Ф.М.Достоевскийның «Мальчик у Христа на ёлке» әсәрләренә җентекләбрәк тукталдылар. В.Катаевның «Ёлка», А. Купринның «Бедный принц», М. Зощенконың «Ёлка» әсәрләре дә балаларда кызыксыну уятты. Бу китаплар күргәзмәгә куелган иде.

Әлеге чара укучыларга бәйрәмчә кәеф, якты һәм могҗизаи тойгылар бүләк итте.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: