Китапханәдә Шәһәр көне (6+)

9 август көнне Үзәк китапханәдә Шәһәр көненә багышланган «Чал тарихлы ак кала» («КамАЗ и город: история и современность») исемле әдәби бәйрәм узды.

IMG_5590
IMG_5580
IMG_5620
IMG_5584
IMG_5608
IMG_5604
IMG_5597
IMG_5601
IMG_5622
IMG_5611
IMG_5609
IMG_5587
IMG_5593
IMG_5586
IMG_5588
IMG_5619
IMG_5581

Тантаналы чара Мансур Сафин, Марс Яһудин, Рубис Зарипов, Зимфира Исламова, Рәкыйт Аллабирде кебек Чаллының танылган шагыйрь һәм язучыларының шигъри чыгышлары белән башланып китте. Алар кичә кунакларын үзләренең яңа иҗат җимешләре белән таныштырды, шигырьләр укыды, тамашачыларның сорауларына җавап бирде һәм автографларын бүләк итте.

Бәйрәмгә шәһәрнең мактаулы кешеләре чакырылган иде. Аларның тормышы Чаллы тарихы белән тыгыз бәйләнгән. Шәһәребезнең мактаулы гражданнары һәм социалистик хезмәт геройлары Радик Инсаф улы Җәләлиев, Алексей Алексеевич Быкадоров, Александр Ильич Сюткин һәм Мәрьям Вагиз кызы Батеньковалар туган шәһәрләре турында истәлекләре белән уртаклашты.

Туган як тарихы, мәдәнияте һәм традицияләре турындагы «Минем шәһәрем, минем тарихым…» һәм Татар китап нәшриятының 100 еллыгына багышланган «Укучы белән 100 ел бергә» китап күргәзмәләре кызыклы китаплары һәм фотоальбомнары белән игътибарны җәлеп итте. Шулай ук шәһәребез осталары ясаган иҗади кул эшләре күргәзмәсе эшләде.

Бәйрәм шәһәрнең танылган артистлары чыгышыннан торган бай концерт программасы белән үрелеп барды. Чараның төп кунаклары «Планка Мюзик» продюсерлык үзәге солистлары булды.

Бәйрәм барышында «Китапханәгә туган як турында китап бүләк ит» акциясе катнашучылары бүләкләнде.

Бәйрәмгә килүчеләр төрле интерактив мәйданчыкларда күңелләренә хуш килгән күңел ачу чараларында катнаша алды. Шигърият сөючеләр өчен «Ирекле микрофон» эшләде. Анда һәркем яраткан шәһәре турында шигырьләр укый алды.

#Чаллымәдәнияте #МәдәниЧаллы #мәдәният #ТатарстанРеспубликасы #минемЧаллым #ярчаллы #минчаллыныяратам #шәһәркөне

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: