Китапханә шәһәркүләм бәйрәмдә катнашты (0+)

IMG_20190823_173059
IMG_20190823_175813
IMG_20190823_180017
IMG_20190823_174040

23 август көнне Энтузиастлар бульварында 1 нче санлы Мәгълүмати-китапханә үзәге хезмәткәрләре ТАССРның 100 еллыгы, КамАЗның 50 еллыгы һәм Үзәк район җирле иҗтимагый үзидарәсенең 5 еллыгына багышланган шәһәркүләм бәйрәмдә катнашты. Әдәби мәйданчыкта китап күргәзмәсе, буккроссинг оештырылды. Үтеп баручылар утырып китап укый, ошаган китапны өйдә укырга алып китә алды.

Шулай ук ял итүчеләр өчен «ТАССРның истәлекле даталары» туган якны өйрәнү викторинасы уздырылды. Чаллылылар, викторинада катнашып, Татарстан тарихы, географиясе, әдәбияты, сәнгате, милли гореф-гадәтләр турындагы белемнәрен күрсәтте. Бәйрәм барышында барысы да шәһәр һәм республика турында иллюстрацияле китаплар һәм журналлар белән таныша алды.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: