12 нче санлы татар китапханәсе «Сәламәтлек – зур байлык» дигән темага телдән журнал үткәрде (12+)

12 нче санлы татар китапханәсе, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау максатыннан, югары сыйныф укучылары өчен «Сәламәтлек – зур байлык» дигән темага телдән журнал үткәрде. Укучылар «Нәрсә ул сәламәтлек?», «Көндәлек режим», «Шәхси гигиена», «Кеше физик яктан гына түгел, рухи яктан да сәламәт булырга тиеш» дип аталган журнал битләре аша сәламәт яшәү рәвеше турында мәгълүмат туплады, китап күргәзмәсендәге китаплар белән танышты.

Поделиться: