«Китапханә китап укучылар күзлегеннән» Китапханә акциясе (6+)

5 июнь көнне Үзәк балалар китапханәсе хезмәткәрләре, укучыларга хезмәт күрсәтү сыйфатын яхшырту һәм китапханә имиджын күтәрү максатларында, Чаллыда яшәүчеләрдән сораштыру формасында «Китапханә китап укучылар күзлегеннән» исемле китапханә акциясе уздырды. Сораштыруда егерме кеше катнашты.

цдб 05.06 акция (2)
цдб 05.06 акция (3)
цдб 05.06 акция

Сорауларга алган җаваплар буенча укучыларның күбесе хыялындагы китапханәне төрле өлкәләргә караучы әдәбият тупланган файдалы бүлекләрдән торучы күпфункцияле бина итеп күзаллый дигән нәтиҗә ясарга мөмкин.

Китапханәгә ешрак килү теләге булсын өчен, анда нинди үзгәрешләр кертергә кирәк һәм ул нинди техник чаралар белән тәэмин ителгән булырга тиеш, дигән сорауга акциядә катнашучыларның барысы да бертөрле җавап бирде: бу – уңайлы, рәхәт интерьер, нәниләр өчен уен бүлмәсе, интерактив такта, проектор булу һәм, әлбәттә, бик күп яңа китаплар. Китапханәдә укучылар уңайсызлыклар сизми, киресенчә, хезмәткәрләр турында алар бары тик җылы һәм уңай фикердә! Кешеләрне китапханәдә бик күп кызыклы китаплар, энциклопедияләр, газета-журналлар булу үзенә тартып тора.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: