«Театр ул – әкият, театр ул – могҗиза» Китапханә киче (0+)

20 апрель көнне 17.00 сәгатьтән 20.00 сәгатькә кадәр Үзәк балалар китапханәсе балаларны һәм әти-әниләрне ел саен уздырылучы «Китапханә киче» Бөтенроссия акциясендә катнашырга чакыра. Әлеге акция «Китапханә төне»нең балалар форматы булып тора.

Кич дәвамында төрледән-төрле кызыклы чаралар узачак. Катнашучылары театр сәнгатенә багышланган «Әкиятле уйныйк!» театраль утырмалар, «Афәрин, Театр» курчак миниатюрасы һәм иҗат сөючеләр өчен оештырылган «Театр уч төбендә» остаханәсе көтә. Яшь катнашучылар курчак персонажлары тудыра алачак һәм төрле техникада рәсем ясарга өйрәнәчәк.

Сезне Яр Чаллы шәһәре, Тынычлык проспекты, 61 нче йорт (Яңа шәһәр, 17/15) адресы буенча көтеп калабыз.

Белешмәләр өчен телефон: 38-30-26.

Поделиться: