«Без җирдә кунак кына»: әдәби кичә (12+)
5
Апрель 2019
Җомга
06 апрель көнне 11:00 сәгатьтә Чаллы шәһәре М. Җәлил исемендәге үзәк китапханәсенең актлар залында «Без җирдә кунак кына…» исеме астында татар драматургы, шагыйрь, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Рафис Корбан белән очрашу оештырыла. Кичә барышында китап сөюче дусларыбызга язучының «Ватан» романы турында фикер алышу мөмкинлеге булачак. Чараның махсус кунагы – язучы, шагыйрь, драматург һәм әдәбият белгече Галимҗан Гыйльманов. Рәхим итегез! Белешмәләр өчен телефон: 70-12-52. |