«Бәхетле сан!» акциясендә катнашырга ашык (12+)

Шәһәребез китапханәләре 2019 елның 22 маеннан 27 маена кадәр «Бәхетле сан!» исемле китапханә акциясендә катнашырга чакыра.
Акциядә 15 яшь һәм аннан өлкәнрәк китапханә укучысы катнаша ала. Моның өчен ул дусларын яисә туганнарын китапханәгә яздырырга тиеш.

Махсус призлар 27 май көнне 15.00 сәгатьтә шәһәр Үзәк китапханәсендә уйнатылачак. 

Поделиться: