Китапханәдә сәнгать төне (0+) Анонс!

#искусствообъединяет#artnight #ночьискусств

2019 елның 2 ноябрендә Чаллы шәһәренең Үзәк китапханәсе «Сәнгать төне – 2019» Бөтенроссия акциясенә кушыла! Буш вакытны күңелле һәм файдалы итеп уздыру өчен менә дигән чара.

Әлеге акция төрле яшьтәге чаллылылар өчен исәпләнгән. Кунаклар игътибарына хайваннар турындагы рәсемнәрдән торган ANIMAL ART иҗади вернисажы тәкъдим ителәчәк. Балалар өчен цирк тамашасы, шәүләләр театры әзерләнә. Яшьләр фатирникта заманча татар һәм рус башкаручыларын тыңлый яисә ирланд биюләрен өйрәнә алачак. Акция дәвамында мастер-класслар, декоратив-гамәли кул эшләре күргәзмә-ярминкәләре һ.б.лар эшләячәк.

Барыгызны да акциягә кушылырга чакырабыз! Сезне бик күп уңай хисләр һәм истә калырлык мизгелләр көтә!

Программа:

16.00 – 16.30 Цирк тамашасы. Фокусчы–иллюзияче Сергей Акулов чыгыш ясаячак

16.30 – 17.00 Шәүләләр театры

16.00 – 17.00 Музыка ярдәмендә дәвалау «Көй-моң белән дәвалау»

16.00 – 20.00 Чаллы дәүләт татар драма театрыннан театраль коллекция

16.30 – 18.00 «Яңа шәһәр» борынгы һәм кельт биюләре клубыннан ирланд биюләре

16.00 – 19.00 Дарья Януковичның «Кызыклы архитектура» исемле мастер-классы

16.00 – 19.00 «Чишмә» Халыклар дуслыгы йортының «Кәсепләр йорты» остаханәсе

17.00 – 19.00 Россия Капоэйра Үзәгендә катнашучылар чыгышы. Капоэйра — бразилия милли сугыш сәнгате, ул үз эченә бию, акробатика, уен элементларын кертә һәм милли бразилия көе белән үрелеп бара.

17.00 – 19.00  «StarFans Tatarstan» Йолдызлар сугышлары фанатлары клубы Фотозонасы

18.00 – 20.00 «Хайваннар дөньясы» ANIMAL ART Бөтенроссия сәнгать күргәзмәсен ачу. Әлеге күргәзмәнең үзенчәлеге шунда: рәсем һәм инсталляцияләрнең авторлары кешеләр генә түгел, ә дүрт аяклы дусларыбыз да.

18.00 – 20.00 «Уй-фикерләр күчеше» фатирник

Керү ирекле!  Рәхим итегез!

Сезне Ямашев бульвары, 4/14А адресы буенча шәһәр Үзәк китапханәсендә көтеп калабыз.

Белешмәләр өчен телефон: 89172712747

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: