25 август – бөек татар шагыйре Муса Җәлил һәм җәлилчеләрне искә алу көне (12+)
Бүген, 26 августта, каһарман-шагыйрь Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләренең гитлерчылар тарафыннан җәзалап үтерелүенә 75 ел тулуга багышланган Хәтер көне узды. Муса Җәлил мемориаль комплексында очрашу атказанган мәдәният хезмәткәре Рубис Зарипов башкаруында «Илкәем» җыры белән башланып китте. «Бу җырны Муса Җәлил яраткан, ул үзенең көрәштәшләре белән бергә, шаһитлар сөйләвенчә, аны җәза алдыннан җырлаган», – дип сөйләде кичәне оештыручы һәм алып баручы. Комсомол районы Башкарма комитеты башлыгы урынбасары Эльвира Вәлиева: «Бүген үз халкының киләчәге өчен гомерләрен биргән каһарман җәлилчеләрнең исемнәрен саклап калырга кирәк», – дип билгеләп үтте. Шагыйрьләр Ф. Сафин, А. Хәлим үзләренең Җәлилгә багышланган шигырьләрен укыды. Шулай ук тамашачылар алдында Чаллы шагыйрьләре А. Суфиянов, З. Исламова, Л. Гыйбадуллина, Р. Сәетгәрәева чыгыш ясады. Кичә ахырында барлык катнашучылар башкаруында М. Җәлил сүзләренә язылган «Җырларым» җыры яңгырады. Хәтер көне һәлак булганнарны бер минут тынлык белән искә алу һәм Муса Җәлил һәйкәленә чәчәкләр салу белән тәмамланды. Чара Яр Чаллы шәһәренең Комсомол районы башкарма комитеты белән берлектә Үзәк шәһәр китапханәсе тарафыннан оештырылды. |