Театр артистлары белән очрашу кичәсе (12+)

20190918_080616
IMG-20190918-WA0003
20190918_082903
20190918_082940
20190918_075922

18 сентябрьдә 12 нче санлы татар китапханәсе югары сыйныф укучылары өчен  «Театр – тылсымлы учак» исемендә Чаллы татар дәүләт драма театры артисты Чулпан Арсланова һәм Татарстанның атказанган артисты Ләйсән Нургалиева белән күңелле очрашу кичәсе уздырды.

Кичә барышында укучыларны артистлар үзләренең иҗаты, артист хезмәте, театрның серле дөньясы белән таныштырды. Укучылар биргән сорауларга да кызыклы җаваплар бирделәр һәм мастер-класс үткәрделәр.

Ләйсән Нургалиева Казан театр училищесының актерлык бүлеген тәмамлап, Чаллы татар дәүләт драма театрында эшли башлый. Ул – һәрьяктан талантлы һәм кичерешләргә бай артистка.

Чулпан Арсланова театрда берсеннән-берсе матур образлар иҗат итеп, татар сәнгате үсешенә үзеннән өлеш кертә, театрның барлык чараларында һәм шәһәркүләм программаларында да актив катнаша.

Артистларның җырлавы, пародия күрсәтү осталыклары укучыларны сокландырды. Алар кичә ахырында үсеп килүче яшьләргә үзләренең теләкләрен җиткерде. Укучылар театр сәнгатенә, аның матурлыгына сокланып таралышты.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: