Татар китап нәшриятының 100 еллыгы уңаеннан китапханәдә күргәзмә оештырылды (6+)

Татар китап нәшриятының 100 еллыгы уңаеннан, шәһәр Үзәк китапханәсенең Татар әдәбияты һәм туган якны өйрәнү бүлегендә «Укучы белән 100 ел бергә» исемле китап күргәзмәсе оештырылды.

IMG-20190812-WA0014
IMG-20190812-WA0023
IMG-20190812-WA0017
IMG-20190812-WA0019
IMG-20190812-WA0016

Анда Татар китап нәшриятының Үзәк китапханәбез фондында булган иң борынгы китаплары тәкъдим ителә. Арада иң борынгылары – узган гасырның 40 нчы елларында нәшер ителгән Әнәс Камалның «Туй» һәм Нур Баянның «Гөләндәм» китаплары. Шулай ук күргәзмә киштәләрендә «Минем китапханәмдә Татар китап нәшриятының иң борынгы китабы» акциясендә катнашучылар тапшырган китаплар да урын алды.  Акция 25 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Катнашырга теләүчеләрне шәхси китапханәсендәге иң борынгы китабын китапханәгә алып килергә чакырабыз.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: