«Әдәби Чаллы күгендә…» китабын тәкъдим итү кичәсе (0+)

Бесплатно

18 май көнне 13.00 сәгатьтә шәһәр үзәк китапханәсендә «Ләйсән» әдәби иҗат берләшмәсе эшчәнлегенә багышланган «Әдәби Чаллы күгендә…» исемле яңа китапны тәкъдим итү кичәсе узачак.

Басмада «Ләйсән» әдәби иҗат берләшмәсе турында 1970–1990 елларда ук үз фикерләрен  җиткергән Фикрәт Табиев, Сөббух Рәфыйков, Мәхмүт Газизов, Юныс Әминов, Рөстәм Мингалимов, Фәрваз Миңнуллин, Саҗидә Сөләйманова, Рәис Беляев, Хәмит Булатов, Рафаэль Мостафин, Разил Вәлиев, Вахит Имамов, Факил Сафин кебек язучыларның язмалары урнаштырылган. Берләшмәнең иң беренче әгъзаларыннан алып (Альберт Абдуллин, Нурулла Гаптуллин, Франц Галин, Николай Евстафьев, һ.б.)  бүгенге көндәге ләйсәнлеләрне дә исәпләп караганда, ул барлыгы сиксән тугыз иҗат әһелен үз эченә алган.

Чарада Казан, Түбән Кама, Яр Чаллы язучылары катнашачак. Шәһәребезнең танылган җырчылары башкаруында җырлы-моңлы чыгышлар көтелә.

Поделиться: