«ҮКС» МБУ белгечләре арасында китапханә турында иң яхшы мәкаләгә бәйге

2019 елның 23 гыйнварыннан 10 октябренә кадәр «Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы» муниципаль бюджет учреждениесе шәһәр Үзәк китапханәсенең инновацион-методик эш бүлеге «ҮКС» МБУ белгечләре арасында китапханә эшчәнлеген яктырткан иң яхшы мәкаләгә һөнәри бәйге игълан итә. 

Бәйге китапханә хезмәткәрләренең иҗади потенциалын үстерү һәм җәмгыятьтә китапханәләрнең уңай имиджын формалаштыру максатында үткәрелә.

Бәйгегә тәкъдим ителгән темаларның берсенә туры килүче (номинацияләр) материаллар (газета/журналда басылып чыккан мәкаләләр: очерк, зарисовкалар, фоторепортажлар, интервью, аналитик мәкаләләр, материаллар циклы) кабул ителә. Басылып чыккан материалларның оригиналы (яисә копиясе) 2019 елның 10 октябренә кадәр шәһәр Үзәк китапханәсенең инновацион-методик бүлегенә тапшырыла. Электрон массакүләм мәгълүмат чараларында чыккан язмаларның скриншоты һәм сылтамасы libгагу-Меtod@mail.ru электрон адресына юллана.

Мәкаләләрнең тематикасы китапханә эшчәнлеге белән бәйле булырга тиеш һәм тулаем эшне яисә аның аерым юнәлешләрен күрсәтергә, үткәргән тикшеренүләрнең нәтиҗәсен чагылдырырга, һөнәрнең асылын аңлап, аның җәмгыятьтә тоткан урынын билгеләргә, китапханә тарихы, кызыклы ресурслар, проектлар, чаралар, уникаль вакыйгалар, шәхесләр, сирәк басмалар һәм башкалар белән таныштырырга мөмкин.

Бәйгедә «ҮКС» МБУ структур бүлекчәләрендә эшләүче китапханә белгечләре катнашу хокукына ия. Бер катнашучыдан (индивидуаль) бер генә эш кабул ителә.

Белешмәләр өчен телефон: 70-12-52.

Бәйгенең нигезләмәсе

Поделиться: