«Бөек батырлык битләре буйлап» иң яхшы массакүләм чара сценариясенә һөнәри бәйге (18+)

Бесплатно

«Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы» МБУнең методик һәм инновацион эш бүлеге «Бөек батырлык битләре буйлап» дигән иң яхшы массакүләм чара сценариясенә һөнәри бәйге уздыра.

Бәйге Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышланган һәм Чаллы шәһәренең «ҮКС» МБУ китапханәләре арасында үткәрелә. Бәйгедә катнашу өчен «ҮКС» МБУнең структур бүлекчәләре чакырыла.

Бәйгегә Бөек Ватан сугышы турындагы XXI гасырда нәшер ителгән заманча нәфис һәм фәнни-популяр китаплар буенча I яки II категорияле массакүләм чара сценариясе әзерләнә. 

Бәйгегә массакүләм китапханә һәм шәһәр Үзәк китапханәсе бүлекләре белгечләре – 12+ категориясе өчен, балалар китапханәләре хезмәткәрләре 6 яшь һәм аннан өлкәнрәкләр өчен чара сценариясе әзерли.

Бәйге 2020 елның 1 июненнән 30 сентябренә кадәр үткәрелә. Бәйгедә катнашу өчен 2020 елның 30 сентябренә кадәр электрон рәвештә гаризаларны һәм чара сценарияләрен library-metod@mail.ru электрон почтасы буенча оештыру комитетына җибәрергә кирәк. 

Белешмәләр өчен телефон: 70-12-52.

Бәйгенең нигезләмәсе

Бәйгенең нәтиҗәләре

Поделиться: