«Иҗат чикләре» күргәзмәсе (0+)

Бесплатно

22 сентябрь көнне 16.00 сәгатьтә Үзәк китапханәнең Кече картиналар галереясында Татарстан Республикасы Рәссамнар берлеге әгъзалары, «Энергетик» мәдәният сараеның талантлы рәссамнары Гүзәл Колчерина һәм Әлфия Ситдыйковаларның күргәзмәсе ачылу тантанасы узачак.

Экспозициядә Гүзәл Әнвәр кызы үзенең акварель эшләрен тәкъдим итәчәк. Ул, хис-кичерешләрен, хыялларын кушып, чәчәкле бизәкләр аша үз дөньясын чагылдыра. Әлфия Исфат кызының иҗатында яраткан юнәлешләре — пастель белән ясалган рәсемнәре һәм батик техникасы. 

Вернисажда шәһәребезнең танылган шагыйрьләре, музыкантлары, рәссамнары чыгыш ясаячак. Керү ирекле.

Теләге булган һәркемне чакырабыз. Белешмәләр өчен телефон: 70-02-26.

Поделиться: