«Валентин Катаевның ак җилкәне астында» шәһәркүләм иҗади бәйгесе нәтиҗәләре (6+)

Время проведения: 17.01.2022.-14.02.2022

«Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы» МБУсендә 2022 елның 16 февралендә «Валентин Катаевның ак җилкәне астында» дигән шәһәркүләм иҗади бәйгесенә йомгак ясалды. Бәйге 2022 елның 17 гыйнварыннан 14 февраленә кадәр уздырылды һәм рус язучысы Валентин Катаев иҗатына багышланды. 

Бәйгегә Валентин Катаев әсәрләреннән өзекләрне сәнгатьле укуның видеоязмалары һәм язучының әсәрләре мотивлары буенча ясалган рәсемнәр кабул ителде. 

Белешмәләр өчен телефон: 8(8552) 52-86-00.
E-mail: cbs_filial16@mail.ru

Бәйгенең нигезләмәсе

Бәйге нәтиҗәләре 

Җиңүчеләрне котлыйбыз һәм барлык катнашучыларга рәхмәт белдерәбез!
Сезгә киләчәктә дә иҗади уңышлар телибез!

 

Поделиться: