Әдәбият тарихы музее «Җәлил укулары»нда катнаша (6+)

Муса Җәлил исемендәге шәһәр үзәк китапханәсенең Әдәбият тарихы музее Бөтендөнья татар конгрессы, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм Фән министрлыгы белән берлектә оештырылган «Җәлил укулары», IV нче Халыкара әдәби бәйгенең Муса Җәлил иҗатына багышланган музей экспозиция номинациясендә катнаша. Музейның төп экспозициясе булып шагыйрьнең тормышы һәм иҗаты белән таныштыру тора. Җәлилнең төрле елларда нәшер ителгән әсәрләре белән бергә, Түбән Новгород өлкәсе, «Үлем үзәненнән» кайткан уникаль экспонатлар тәкъдим ителә.

 

Поделиться: