Вера Хәмидуллина

Шагыйрә, тәрҗемәче

Вера Петровна Хәмидуллина 1960 елның 28 маенда Свердловск өлкәсенең Краснотурьинск шәһәрендә туа. 1977 елда Горькийның спорт профильле интернат-мәктәбен тәмамлый, 1981 елда  Казан дәүләт педагогия институтының физкультура факультетын, 2016 елда  полиэтник мохиттә рус теле һәм әдәбияты белгечлеге буенча Казан федераль университетын тәмамлый.

1983 елда гаиләсе белән Яр Чаллы шәһәренә күчеп килә. КамАЗның балалар бакчаларында тәрбияче, йөзү буенча инструктор, методист булып эшли.

Беренче китабы Вахит Имамов редакциясендә 2004 елда дөнья күрә.

Татар шагыйрәсе Әлфия Ситдыйкова белән берлектә 2007 елда «Два родника родной земли» дип исемләнгән синхрон тәрҗемәле шигырьләр җыентыгы бастырып чыгаралар. Барлыгы Вера Хәмидуллина 700дән артык Татарстан шагыйренең шигырьләрен, шулай ук көнбатыш Европа шагыйренең шигырьләрен дә тәрҗемә итә.

«Наследники Лозинского» исемендәге Халыкара тәрҗемәчеләр конкурсының дипломанты.

Танылган рәссам Никас Сафронов белән берлектә чыгарылган «В поисках Шамбалы» нәфис-шигъри альбомы 2012 елда Берлинда үткәрелгән Халыкара китап фестивалендә Гран-Прига ия булды. 2012 елдан алып татар һәм рус телләрендәге «Современные авторы – детям» (САД) и «Современные авторы – детям. Издано в Казани» (САДИК) әдәби проектларының җитәкчесе. Бу хезмәтләре өчен «Золотое перо Руси» (Москва) һәм «Лучший издатель года – 2013» (Берлин) Мактау билгесе белән бүләкләнгән.

Һәр ел саен Мәскәү шәһәрендә узучы «Книги России» фестивалендә катнаша.

В. Хәмидуллина фәнни докладлар белән фәнни-гамәли конференцияләрдә, шулай ук «Русский язык и литература в мировом культурном контексте» Конгрессында катнаша.

Шагыйрә Яр Чаллы шәһәренең әдәби тормышында актив эшчәнлек алып бара. 2010 елда «За заслуги перед городом Набережные Челны» һәм «Трудовая доблесть России» медальләре белән бүләкләнә.

Россиянең Язучылар берлеге әгъзасы (2008), Татарстанның Язучылар берлеге әгъзасы (2010), ХХI гасыр Язучылар берлеге (2012) һәм Россиянең Литфонды (2010) әгъзасы.  ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе.

Китаплары:

«Я открываю свой альбом» (2004), «Подарите любимой весну» (2006),  синхрон тәрҗемә җыентыгы «Два родника родной земли (2007), «Жучок в янтарном медальоне» (2008), «Корабль времени или Воспоминания» (2010), «Воспоминания моей бабушки» (2010), «Женское начало с мужским присутствием» (2010), Никас Сафронов белән берлектә нәфис-шигъри альбом «В поисках Шамбалы» (2012), «Полетели! Раз… Два… Три…» (2015), «На планете разноцветной» (2015), «Сказочные загадки» (2015), «Зверь из свиты Кожла-Озы» (2015), «Праздники и фольклор татарского народа» Әлфия Галимуллина белән берлектә (2015), «Одушевленные сказки» (2017), «Умные и сложные правила дорожные» (2017), «Легкомыслия» (2017).