Заһирә Гомәрова (1930-2002)

Шагыйрә, балалар язучысы

заһирә гомәроваЗаһирә Әбүбәкер кызы Гомәрова 1930 елның 12 апрелендә Татарстан Республикасы Арча районы Чөмә-Елга авылында туа. Туган авылы мәктәбендә дүрт сыйныфны, күрше Сикертән җидееллык мәктәбен тәмамлый. Аннан Арча педагогия училищесында белем ала. 1948 елның 15 февралендә Масра авылында укытучы булып хезмәт юлын башлый. Аңа ике ел вакытлыча гына Курса Баш, Иләбәр, Керәне авыллары мәктәпләрендә укытучы булып эшләргә туры килә, ә Эзмә авылы аның тормышын нигезеннән үзгәртә. Ул 1950 елның гыйнвар аенда, үзе белән бергә эшләгән, Олыяз авылы егете Габделбәр Гомәровка кияүгә чыга. Үзләренә сердәш, таяныч итеп өч кыз алып кайталар (Ләбибә, Зәбидә, Лилия).

Яшь вакытта Заһирәне кызыксындырмаган өлкә булмый. Ул үзлегеннән химия фәнен үзләштерә. Балачактан ук табигатькә, әйләнә-тирәгә мәхәббәт аны 1953-1959 елларда Казан дәүләт педагогия институтының химия һәм биология бүлегенә укырга китерә. Заһирә Гомәрова мәктәптә химия, биология укыту белән бергә җыр дәресләре дә алып бара. Ул эшләгән дәвердә Эзмә авылы мәктәбе, Казан химия-технология институты каршында үткәрелгән олимпиадада катнашып, югары бәяләнә. Ә мәктәптә музыка кораллары оркестры төзеп, зона фестивальләренә кадәр узуга ирешә, хәтта чыгышларын телевизор экраннарында да күрергә була. Шуның өстенә, ул – беренче разрядлы шахматчы.

Заһирә Гомәрова 1960-1962 елларда авыл советы рәисе булып эшли. Ләкин ул мәктәптән аерылуны күз алдына да китерми, 35 ел гомерен балалар укытуга багышлый.

З.Гомәрова яшьтән үк иҗат белән шөгыльләнә. Эзмә авылында эшли башлаган елларда ул шигырьләрен район газетасына бирә. Аның исеме районның «Җиңү байрагы» газетасы битләрендә күренә башлый. Ул хезмәт кешесе, зур уңышларга ирешкән шәхесләр турында очерклар яза, шулай ук шигырьләре белән дә күренә. Аны район газетасы каршында эшләп килүче «Мишә дулкыннары» исемле әдәби түгәрәккә чакыралар, шулай итеп ул актив хәбәрче булып китә. 1965-1968 елларда «Социалистик Татарстан» («Ватаным Татарстан»), «Татарстан яшьләре» газеталарында штаттан тыш хәбәрче вазифаларын башкара. 1965 елда шагыйрәнең «Яшьлек таңы» исемле беренче китабы дөнья күрә.

1985 елдан 2002 елга кадәр Чаллы шәһәрендә яшәп иҗат итте.

Заһирә Гомәрова 1995 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы.

2002 елның 4 гыйнварында вафат булды.

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

“Яшьлек таңы” (1964), “Иске ел кая китә” (1965), “Мәктәп юлы” (1966), “Чын герой” (1968), “Нәни врач” (1970), “Шигырьләр” (1975), “Әниснең әнисләре” (1980), “Йөгерек елга” (1993), “Бабай балы” (1995), “Хикмәтле дөнья” (1997), “Дусларга бүләк” (1999), “Әшнәләр” (1999), “Саумы, кояш!” (2000).

Слайд1
Слайд2
Слайд3
Слайд4
Слайд5
Слайд6
Слайд7
Слайд8
Слайд9
Слайд10
Слайд11
Слайд12
Слайд13
Слайд14
Слайд15
Слайд16

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.