Зөләйха Минһаҗева

зөләйха минһаҗеваШагыйрә, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Чаллының «Эврика» мәдәният үзәге режиссеры

Зөләйха Мөхит кызы Минһаҗева 1955 елның 9 апрелендә Татарстан Республикасы Баулы районының Салих авылында туа. Урта белемне туган авылында ала. Кечкенәдән үк җырларга, шигырьләр сөйләргә ярата.

Мәктәпне тәмамлагач, очучы булырга хыяллана. Бу теләге аңы Казанның очучылар әзерли торган училищесына алып килә. Ләкин укырга керә алмый. Казанны күреп кайткан кыз туган колхозына кайтып сыер савучы булып эшли башлый. Туган авылы Салихта сигез ай эшләгәннән соң, аны күрше Каразирәк авылына клуб мөдире итеп билгелиләр. Зөләйха авылга җан өрә. Ул килү белән клубта спектакльләр, концертлар куя башлыйлар. Ләкин югары белем алу теләге аны Казан дәүләт мәдәният институтына алып килә. Керү имтиханнарын уңышлы тапшырып, институтның режиссерлык факультеты студенты була.

Институтны уңышлы гына тәмамлаган Зөләйха, юллама белән, Мөслим районына җибәрелә. Ике ел Мөслим халкына хезмәт күрсәтә.

1979 елдан бирле Чаллы каласында яши. Иң беренче булып, Мансур Кашапов белән театрда эшли, коллектив туплый. Спектакльләр белән гастрольләргә йөриләр. Куйбышев, Башкортостан тамашачыларын шатландыралар. Күп еллар Чаллы шәһәре мәдәният идарәсе башлыгы урынбасары булып эшли.

Балачактан ук шигырьләр укырга, сөйләргә яраткан Зөләйха Минһаҗева хәзер үзе дә шигырьләр яза. З. Минһаҗева – Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре. 2009 елдан – Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.

 

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

«Йолдызлар ага уралып» (1996), «Әтәч нигә кычкыра?»: балалар өчен шигырьләр (2002), «Җилләр чакырам»: шигырьләр (2005), «Гата бабай әкиятләре»: шигъри әкиятләр: татар һәм рус телләрендә (2012).

Слайд1
Слайд2
Слайд3
Слайд4
Слайд5
Слайд6
Слайд7
Слайд8

Язучы Зөләйха Минһаҗева белән онлайн әдәби очрашу, 2020 елның 13 октябре.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.